2018 елның 2 ноябрендә Мәскәүдәге Җиңү музеенда «Гаилә реликвиясе» мәдәни-тарихи мирасны саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен Милли премия лауреаты дипломы һәм мактаулы билгесе тапшырылды. «Хәтерлибез. Горурланабыз. Саклыйбыз” номинациясендә җиңүгә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Азнакай оешмасы бухгалтеры Батырова Гүзәлия Айрат кызы лаек булды.
«Ныклы гаилә – көчле Россия» форумы кысаларында 2019 елда балалар һәм яшьләр арасында «Минем гаилә реликвиям» Бөтенроссия иҗади конкурсы үткәреләчәк.