Татарстан Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залында “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2018 елның 21 декабрендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды  һәм конкурс нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә ачылды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин фотоконкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимирович, шулай ук фотоконкурсның  жюри әгъзалары катнашты.

Быел конкурска Россиянең 16 төбәгеннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Татарстан һәм Кырым, Ульяновск, Самара, Свердловск, Томск, Төмән, Омск, Чиләбе, Иркутск, Оренбург, Ростов, Ленинград өлкәләре) 66 конкурсанттан 326 эш тәкъдим ителгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International