Республика яшүсмерләр китапханәсендә әдәби-музыкаль бәйрәм узачак

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

25 декабрьдә 10.30 сәгатьтә Республика яшүсмерләр китапханәсендә “Яраткан китаплар дөньясы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм узачак. Укучыларны инглиз язучысы Льюис Кэрроллның гадәти булмаган әкият битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт көтә. Язучының әсәрләре фәлсәфи мәзәкләре һәм кызыклы  сөйләме  белән дан тота.

Китапханәгә  кунакка чибәр  һәм серле Алиса, Шляпник һәм  башка әкият персонажлары киләчәк.

Яшь тамашачылар игътибарына «Төсле детектив» интерактив спектакле, язучының танылган әдәби әсәрләре буенча викториналар, конкурслар һәм актив уеннар тәкъдим ителәчәк.

Льюис Кэрролл китапларында күп  кенә темалар күтәрелә. Әйтик, аның әкият битләре буйлап сәяхәт иткәндә, үзеңнең кем һәм нәрсә теләгәнеңне аңлый башлыйсың. Авторның әсәрләреннән  тагын башка бик күп акыллы фикерләр алырга  мөмкин, аның  цитаталары күптән афоризмга әйләнгән.

Республика яшүсмерләр китапханәсе фонды басмаларыннан  күргәзмә оештырылды. Биредә китап фотозонасы да  булдырылган.

Катнашучыларны Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары көтә.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 523-55-09

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International