К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Исламия Мәхмүтованың юбилей кичәсе узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 21 декабрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Исламия Мәхмүтованың юбилей кичәсе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Римма Ратникова аңа "Республика алдындагы казанышлары өчен" медален, шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең Рәхмәт хатын һәм  бүләк – алтын сәгать -  тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров актрисаны котлады һәм Конгрессның иң югары бүләге булган медаль бирде. Язучылар исеменнән котлау сүзләре белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина Исламия Мәхмүтовага багышланган шигырьләр укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International