Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Театрны бәйрәм белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Калягин, Татарстан һәм Башкортстаннан хезмәттәшләре котлады. Кариев театры юбилеен бәйрәм итү татар театрының туган көнендә – 22 декабрьдә узды. Бу көнне, 1906 елда Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала.
Юбилей кичәсе театр тарихы турында видео күрсәтүдән башланды, соңыннан сәхнәгә алкышлар астында бертөрле киенгән артистлар чыкты. Кичәнең кунаклары өчен кариевлылар Йолдыз Миңнуллина сценарие буенча юбилейга махсус әзерләнгән "Без шундый театр төзербез" спектаклен тәкъдим итте. Режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
Спектакльдән соң артистлар һәм театр җитәкчелеге кунаклардан котлаулар кабул итте. Беренче булып сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыкты.
«Кариев театры язмышы белән “Сәйяр” беренче татар труппасы язмышына бик охшаш, аның да үз бинасы булмаган, гастрольләре катлаулы шартларда узган. Театрның беренче режиссеры Фәрит Хәбибуллинның театрның үз йорты булсын өчен бөтен көчен куюын хәтерлим. Ул бик максатчан кеше иде һәм аның ярдәмендә хәзер безнең татар яшь тамашачы театры бар», - дип сөйләде Разил Вәлиев.
Разил Вәлиев театр хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Калягинның котлау хатын укыды һәм баш режиссер Ренат Әюповка, Рәмзия Закирҗановага һәм Халидә Сөнгатуллинага Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. Берлекнең Рәхмәт хатлары белән актерлар Фирүзә Зиннәтуллина, Илнар Низамиев, Энҗе Камалиева, Алия Кәлимуллина, Лилия Низамиева, вокал буенча педагог Лилия Зәйнуллина, кадрлар бүлеге җитәкчесе Альбина Минһаҗева бүләкләнде.
Театрны юбилее белән котларга Татарстанның барлык башка театрларыннан вәкилләр килде. Шулай ук театрны Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Казан шәһәренең мәдәният һәм мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татаркино» вәкилләре, Башкортстаннан килгән кунаклар, шулай ук язучылар, актерлар, музыкантлар һәм республиканың башка мәдәният эшлеклеләре котлады.