“Телеграф Space” коворкингында “Татар музыкасы киләчәге” темасына түгәрәк өстәл узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, “Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыйров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, TAT CULT музыка лабораториясе кураторлары Ильяс Гафаров, Илназ Тарханов һәм Валерий Коротков, медиа вәкилләре, музыкантлар һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Очрашу вакытында катнашучылар татар музыкасын эстрада һәм альтернативага бүлү мәсьәләсе турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан башкаручыларының музыкаль экспериментларын хуплады, музыкантларга һәм мәдәният эшлеклеләренә заманча иҗатка объектив бәя бирү өчен ешрак очрашырга тәкъдим итте.

Элемтә өчен:

TAT CULT LAB / музыка лабораториясе PR-менеджер урынбасары

Ильвина Хаҗиева, тел: +7 (917) 896-71-01

e-mail: tatcultpr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International