Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 23 декабрендә Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Әтнә районы өчен генә түгел, бөтен Казан арты  өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Театр 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тамашачылар театр барлыкка килү тарихын беренче спектакльдән алып бүгенге көнгә кадәр чагылдырган театральләштерелгән тамаша карады. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар иде. Ул үз чыгышында Әтнә театрын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән котлады, коллективның илнең милли мәдәниятенә һәм туган телне саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективына ТР Министрлар Кабинетыннан рәхмәт белдерелде.

Шулай ук озак еллар намуслы хезмәте, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне өчен музыкаль бүлек мөдире Марат Әхмәтшин, драма артистлары Марат Хәбибуллин, Фирдания Хәйруллина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Камил Бәйрәмов, Сылу Бәйрәмова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Һәм, әлбәттә инде, тантананың төп бизәге театр тарихына зур өлеш керткән театр ветераннары булды. Аларга  театрның 100 еллыгына багышлап чыгарылган китаплар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International