13 декабрь көнне шәһәр мәктәпләрендә Россиядәге Театр елына багышланган Бердәм дәрес узды.
Безне аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбе кунакчыл каршы алды. 10"Л" сыйныфында гадәти булмаган дәрес узды, аны ТР халык артисты Михаил Алексеевич Меркушин үткәрде.
Мәктәпкә кергәндә укытучыларның берсе Михаил Алексеевичтан: "Сез Ибраһим әфәндеме?", - дип сорады.
Балалар белән әңгәмә ачык, күңелле булды. 40 минут сизелми дә үтеп китте, барысы да бертавыштан күпмедер вакытка тоткарланырга карар кылды. Бу очрашу артист белән укучыларны бер-берсенә якынайтты.