Татарстан Республикасы Питрәч районының Иске Шигали авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге катнашында күчмә кино һәм кинореквизитлар күргәзмәсе узды. Татарстан кинематографына багышланган күчмә күргәзмә экспозициясе Татарстан районнары буенча 2016 елдан бирле йөри. Проектның максаты - кинематографның 1920 нче елдан башлап үсешен күрсәтү һәм потенциаль тамашачыны кинозалларга җәлеп итү.
Экспозицияне тәкъдир итү кысаларында «Безнең архивлардан» документаль фильмы күрсәтелде, аны Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Солтан Сөнгатуллин тәкъдим итте. Аннары - режиссер Алексей Барыкинның «Семейные хлопоты» («Гаилә мәшәкатьләре») дигән уен фильмы күрсәтелде. Чарада 60 кеше катнашты.