“Пустота” фильмы “Сталкер” кинофестиваленең махсус призы белән билгеләп үтелде

2018 елның 21 декабре, җомга

Кеше хокукларына багышланган ХХIV Халыкара фильмнар фестиваленә йомгак ясалды. Казанның яшь режиссеры Павел Москвинның «Пустота» фильмы жюриның «Хәрби синдромның фаҗигале нәтиҗәләрен сәнгатьчә аңлаган өчен» дигән махсус дипломы белән бүләкләнде. Дипломны иҗади төркем әгъзасы Эвелина Косарева алды.

Белешмә өчен: 23 октябрьдә В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы (Копылов ур., 2а) кинозалында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Пустота» фильмын беренче тапкыр күрсәтү булды. Фильмның Россия премьерасы Благовещенскидагы «Амур көзе» кино һәм театр фестивалендә узды. Картина шулай ук «Спутник над Польшей»  фестивалендә катнашу өчен сайлап алынды.

П.Москвин үзенең дебют фильмын дәүләт ярдәменнән башка төшергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International