14-15 декабрьдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында Татарстан-Кытай яшьләренең эшмәкәрлек көннәре узачак.
Чараның максаты - Татарстан-Кытай арасында бизнес, мәдәният һәм мәгариф юнәлешләре буенча яшьләр хезмәттәшлеген үстерү. Әлеге вакыйга Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасыннан хезмәттәшлекне үстерергә омтылышы булган 200дән артык кешене үзенә җәлеп итәчәк.
Эчтәлекле программа планлаштырылган. Катнашучыларны лекцияләр, дискуссия утырышлары, мастер-класслар, ТР һәм РФ министрлыклары, ведомстволары вәкилләре белән түгәрәк өстәлләр көтә. программаның мөһим өлеше - Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторының 2018 елдагы эшенә йомгак ясау һәм 2019 елга проектны үстерү программасын тәкъдир итү.
Чарада катнашырга эшмәкәрләр, актив студентлар, иҗтимагый һәм мәгариф оешмалары чакырыла.
Теркәлү өчен сылтама: https://goo.gl/forms/pdaX9oYzUGcuaIia2
Катнашу бушлай.
Элемтә өчен:
Ксения Башлай: +7 (909)308-10-80
Хафизова Зәринә: +7 (953)406-74-97
Форумның электрон почтасы:
rkmbi.kzn@gmail.com