Фәнни шәһәрчеккә экскурсиягә бару китапханәнең оештыру-методика бүлеге тарафыннан Иннополис шәһәре мэриясе ярдәмендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы яшьләр советы активистлары белән берлектә оештырылды.
Экскурсия кысаларында сукырлар һәм начар күрүчеләр шәһәрнең төп объектлары белән танышты.
Алар китапханә хезмәткәрләре белән бергә Иннополис университетының заманча кампусында булды, анда аларга яңа ІТ-югары уку йорты, бакалавриат һәм профессиональ магистратура укыту программалары тәкъдим ителде.
Иннополис университеты — яңа шәһәрнең интеллектуаль үзәге һәм Россиянең заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирү һәм фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче югары уку йорты. Укыту биредә инглиз телендә алып барыла, чөнки укытучыларның яртысыннан күбрәге - чит ил белгечләре.
Аннары экскурсиядә катнашучылар А. С. Попов исемендәге технопаркта, медицина үзәгендә булдылар һәм әлеге учреждениеләрнең эшләнмәләре һәм программалары турында белделәр. Шулай ук аларга пилотсыз таксины күрсәттеләр, шәһәр буйлап күзәтү экскурсиясе ясадылар, аның барышында шәһәрнең төзелеше, социаль инфраструктурасы, объектлары һәм мөмкинлекләре белән таныштырдылар.