Казанның DEP IN JOY компаниясе турында мәгълүмат

2018 елның 21 декабре, җомга

Казанның  DEP IN JOY компаниясе илебез халкының актив ялын һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән оештырылган. Төп юнәлешләр: сноубординг, тау чаңгысы спорты, парашют, пейнтбол, вейкбординг, серфинг һәм башкалар. Компания шулай ук республикадагы спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән теләсә нинди актив форматтагы чараларда катнаша һәм оештыра.

Кышкы ял юнәлешләрен гамәлгә ашыру кысаларында «JOY» спорт фестивале - шәһәр мәйданчыгында шоу һәм күңел ачу чаралары - оештырыла. Чараны 2019 елның 26-27 гыйнвар көннәрендә уздыру планлаштырыла. “JOY” фестиваленең бурычлары түбәндәге:

- яшьләргә физик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү;

- актив спортка һәм ялга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

- актив аралашу һәм спортчылар арасында тәҗрибә алмашу өчен уңайлы мохит булдыру;

- Казан шәһәренең дөнья дәрәҗәсендәге имиджын ныгыту.

Программада:  мәдәни чыгышлар, кар чаналарында шуу, сноубординг буенча мастер-класслар, кар баталияләре,  шугалаклар, саф һавада туклану һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International