С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә Яңа ел музыкаль спектакльләре күрсәтеләчәк

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 елның 23 декабреннән 2019 елның 5 гыйнварына кадәр С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә Яңа ел музыкаль спектакльләре күрсәтелә. Спектакль Шарль Перроның тууына 390 ел тулуга багышланган, шуңа күрә спектакльдә сюжет буенча Золушка, Үги әни һәм Принц кына түгел, ә атаклы француз язучысының “Кот в сапогах”, “Красная шапочка” кебек әкиятләр геройлары да пәйда булачак. Яшь тамашачылар музыка һәм театр дөньясына сәяхәт кылачак: инструменталь ансамбль, матур биюләр, актерларның зәвыклы костюмнары, эчтәлекле  видеоинсталляцияләр.

Спектакль өстендә режиссер Рөстәм Галич (АКШ) эшли, ул әкиятче ролендә дә чыгыш ясаячак. Куелышта 16 артист, шул исәптән М. Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры солисты Ирек Фаттахов, Татар Дәүләт камера хоры солисты Ксения Романова, Йошкар-Ола опера һәм балет театры солисты Асия Мостафина, Казан консерваториясе аспиранты Сөмбел Ситдыйкова һәм башкалар катнаша. Бию номерларын Нигина Низамиева («Казан» бию ансамбле) куйган, җанлы музыканы  ике скрипка, альт, виолончель, рояль, боргы һәм бәрмә кораллардан торган   ансамбль уйный.

Спектакльнең озынлыгы - 70 минут. Тамаша алдыннан балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән зал фойесында чыршы янында әйлән-бәйлән уйный алачак.

Спектакль графигы - 23, 29, 30 декабрь, 3, 4, 5 гыйнвар. Башлана  - 10.30 һәм 13.30 сәгатьтә.

Аккредитация zhanna2801@yandex.ru эл.почтасы һәм 89274128275 (Жанна Мельникова) телефоны буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International