Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Мәгълүмат көне узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 йорт) физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Мәгълүмат көне узды. Китапханәгә кунакка   “Казанның 76 нчы мәктәбе» махсус коррекция гомуми белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр килде.

Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен сәнгать бүлеге буйлап экскурсия үткәрделәр, аларны бүлектә оештырылган “Мәрхәмәтле балачак дөньясында”  авторлык курчаклар  һәм “Сәнгать әсәре буларак курчак” исемле китап күргәзмәләре белән таныштырдылар.

Курчак һәм уенчыклар белән якыннанрак танышу, аларны  тотып  карау һәм  алар белән истәлеккә фотога төшү балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

Балалар һәм аларның әти-әниләре игътибарына декоратив-гамәли сәнгать буенча альбомнар  да тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International