Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 2018 елның 19 декабрендә булды. Чарада мәртәбәле кунаклар: Светлана Измайлова – Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре; Лилия Саттарова – генераль директорның музей предметларын исәпкә алу һәм саклау буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы; Марита Соколова – Татарстан Мәдәният министрлыгының фәнни тикшеренүләр, инновацияләр һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе; сәнгать мәктәпләре директорлары, укытучылары катнашты.
“Татар орнаменты” күргәзмәсендә күн мозаикасы техникасы белән эшләнгән 30дан артык эш тәкъдим ителгән.
Студентлар эшләре тамашачыларны битараф калдырмый. Беренче тапкыр алар А.Мәҗитов музеенда «Яңарыш» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде һәм шул вакытта профессионаллар тарафыннан югары бәяләнде. Тамашачылар студентларның төсләрне сайлап алу, кызыклы композиция чишелешләрен табу, югары башкару осталыгын билгеләп үтә.
Күргәзмә 2019 елның апрель уртасына кадәр эшләячәк.