2018 елның 21 декабрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм конкурс нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә ачылу була.
Конкурс 2014-2019 елларга исәпләнгән “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы кысаларында 3 номинация буенча үткәрелә:
- “Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар”;
- “Фотография-документ”;
- “Портрет”
Быел конкурска Россиянең 16 төбәгеннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Татарстан һәм Кырым, Ульяновск, Самара, Свердловск, Томск, Төмән, Омск, Чиләбе, Иркутск, Оренбург, Ростов, Ленинград өлкәләре) 66 конкурсанттан 326 эш тәкъдим ителгән иде.