21 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә “Телеграф space” коворкингында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, TAT CULT LAB кураторлары, «Болгар радиосы» ның баш мөхәррире Илфар Кәримов һәм «Татар радиосы»ның баш редакторы Айваз Садыйров катнашында “Татар музыкасы киләчәге” темасына түгәрәк өстәл узачак.
Мондый чара TAT CULT музыка лабораториясе кысаларында беренче тапкыр үткәрелә. Анда 2018 нче музыка елына йомгак ясау һәм 2019 нчы елда татар музыкасының үсеш перспективалары турында фикер алышу була. Чарага татар музыкасы язмышына битараф булмаган һәркем: журналистлар, экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, медиа һәм шәһәр бергәлекләре вәкилләре чакырыла.
TAT CULT LAB / музыка - яшь композиторлар, аранжировщиклар, саунд-продюсерлар, битмейкерлар, электрон музыкантлар һәм шагыйрьләр өчен беренче лаборатория. Лабораториянең темасы - заманча мегаполисның яңа татар музыкасы.
Лабораториягә нәтиҗә ясау буларак, 25 декабрьдә “Соль” барында шоукейс оештырыла: катнашучылар җиде көн кураторлар белән эшләү вакытында иҗат ителгән трекларын тәкъдир итәчәк. Кичәнең махсус кунагы - җырчы, битбоксер һәм музыкаль продюсер AYGYUL.
ММЧ вәкилләренә аккредитация узу буенча:
TAT CULT LAB / музыка лабораториясенең PR-менеджер урынбасары Ильвина Хаҗиева, тел: +7 (917) 896-71-01
e-mail: tatcultpr@gmail.com