2018 елның 17 декабрендә Республиканың сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен китапханәсендә «Татарстан Республикасында күрү сәләте бозылган кешеләргә китапханә хезмәтен күрсәтү» темасына республика семинары узды.
Семинарда республиканың муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре катнашты. Семинар күрмәүче һәм начар күрүче укучылар белән эшләүнең мөһим юнәлешләрен билгеләү, күрмәүче инвалидларга китапханә-мәгълүмат хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, мондый укучылар категориясе белән эшләүче муниципаль китапханә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү максатыннан үткәрелде.
Семинарның азагында эшкә нәтиҗә ясалды һәм күрү буенча инвалидларга мәгълүмати-китапханә хезмәте күрсәтүне иң яхшы оештырган муниципаль китапханәләр бүләкләнде.