Кыш көне өлкәннәр дә, балалар да могҗизага ышана, чөнки бу иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәм – Яңа ел чоры. Без барыбыз да чыршы бизибез, якыннарга һәм дусларга бүләкләр һәм котлаулар әзерлибез. Бу традиция безгә каян килгән соң? Чыршыны кем беренче тапкыр бизәгән? Бу сорауларга җавапларны безнең күргәзмә табарга ярдәм итәчәк!
Яңа ел бәйрәме алдыннан, 24 декабрьдә, Печищи авылындагы Я.Купала музеенда «Әкиятләр һәм могҗизалар вакыты» дигән күргәзмә ачыла, анда ТР Милли музее җыелмасыннан Яңа Ел открыткалары, чыршы уенчыклары һәм маскарад битлекләре тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 2018 елның 24 декабреннән 2019 елның 30 гыйнварына кадәр эшләячәк.
ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны – (843) 292-32-18