2018 елның 25 декабрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Атлантроп Ринат Миңнебаев” күргәзмәсе ачыла.
Уфа рәссамы Ринат Миңнебаев (1964 елгы) - хәзерге заман Идел һәм Урал буе сәнгате осталарының берсе, рәссам-график буларак танылу алган. 1988 елдан ул республика, бөтенроссия, халыкара һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша башлый, 1995 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2004 елдан Халыкара графика академиясе әгъзасы (Санкт – Петербург). Ул - дөньяның төрле илләрендә – Россия, Италия, Кытай, Казахстанда уздырыла торган күпсанлы биеннале, фестивальләр һәм графика конкурсларында катнашып, призер булган рәссам. Аның әсәрләре илебезнең әйдәп баручы музейларында (Уфа, Новосибирск, Казан, Ирбит, Сургут һ.б.) һәм чит илләрдә (АКШ, Италия, Кытай) саклана. Аның иҗади эшчәнлеге дәрәҗәле исемнәр белән билгеләп үтелгән: Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2006), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010).
Казандагы яңа күргәзмәдә Ринат Миңнебаев тарафыннан рәсем сәнгате, графика һәм фоторәсемнәр мөмкинлекләрен кулланып авторлык техникасында иҗат ителгән әсәрләр тәкъдим ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 567-8-043, 567-8-058