Санкт-Петербургтан соң Казан әлеге күргәзмәне үзендә кабул иткән Россиянең икенче шәһәре булды. Чараның инициаторлары - "Бизнес-онлайн" эшлекле электрон газетасы һәм Санкт-Петербургтагы Михаил Шемякин үзәге.
Күргәзмә ике юбилей датасына багышланган - агымдагы елда Михаил Шемякинга 75 яшь тулды, ә Владимир Высоцкийның тууына быел 80 ел. Экспозициянең темасы - ике күренекле останың иҗаты һәм аларның бер-берсенә йогынтысы.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова күргәзмәдә тәкъдим ителгән материалларның тирән мәгънәле булуын әйтте. "Мондый проектлар сәнгать дөньясының күпкырлы, иҗатның чиксез һәм эзләнүнең бик мөһим фактор булуын аңлау өчен кирәк", - дип ассызыклады Ирада Әюпова.
Күргәзмә март ахырына кадәр эшләячәк.