ТР Иҗтимагый палатасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2019 елга максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыруга йомгак ясаячак

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проектын гамәлгә ашыруга башлангыч нәтиҗә  ясалачак. 2019 елга министрлыкларның максатларын тәкъдим итү, тавыш бирү, раслау этаплары тәмамланды.

Хакимият органнарының максат һәм бурычларын формалаштырганда  халык фикерен исәпкә алу һәм аларның үтәлешен  иҗтимагый контрольдә тоту – халык фикерен белеп тору өчен яңа мөмкинлекләр ача.  Бу эшнең мөһимлеген Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов беренче тапкыр 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына биргән Юлламасында билгеләп үтте.

Проектта халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче социаль блок ведомстволары катнаша: Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Ачыклыкны исәпкә алып, проект координаторларының берсе итеп ТР Иҗтимагый палатасы билгеләнгән.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, проект заманча тенденцияләрне исәпкә алып, республикадагы тәҗрибәгә таянып гамәлгә ашырыла.      Проектны тормышка ашыру берничә этапны үз эченә ала. Беренче этапта министрлыклар экспертлары һәм аларның иҗтимагый советлары әгъзалары 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырдылар (барлык министрлыклар буенча – 80нән артык). Экспертлар кандидатураларын Иҗтимагый палата билгеләде.

Икенче этапта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Халык арасында электрон сораштыру үткәрелде. Ул 2018 елның 18 октябреннән 16 ноябренә кадәр дәвам итте:

- барлык министрлыклар буенча  22 меңнән артык кеше катнашты (Хезмәт министрлыгы - 7039 катнашучы, Сәламәтлек саклау министрлыгы – 6309, Мәгариф һәм фән министрлыгы – 4995, Мәдәният министрлыгы – 4183 кеше);

- проект һәм хакимият органнары эше турында 3300 дән артык комментарий калдырылган (Хезмәт министрлыгы – 1025 шәрехләмә, Сәламәтлек саклау министрлыгы - 1121, Мәгариф һәм фән министрлыгы - 720, Мәдәният министрлыгы - 474);

- халык үзе 1468 тәкъдим керткән.

28-29 ноябрьдә министрлыклар каршында Иҗтимагый совет утырышлары узды. Анда,  һәр министрлык өчен сораштыру нәтиҗәләре буенча рейтингны исәпкә алып, 7 бурыч расланды. Утырыш ачык иде һәм анда кызыксынган гражданнарның катнашу мөмкинлеге булды.

Хәзер әлеге өстенлекле максатларны гамәлгә кую һәм төп күрсәткечләргә ирешү буенча актив эш башланды. Контроль механизмнар арасында - квартал саен хисап бирү, яртыеллык йомгаклары буенча Иҗтимагый совет утырышында башлангыч нәтиҗә ясау, һәм, ниһаять, халык фикере белән  формалаштырылган максат һәм бурычларны гамәлгә ашыру турында иҗтимагый фикер алышу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International