Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры хәзерге заманның иң күренекле скрипкачыларының берсе Рено Капюсон белән чыгыш ясаячак

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

10 гыйнвар 18.30 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры һәм чакырылган солистлар: Рено Капюсон (скрипка), Борис Пинхасович (баритон), Сергей Радченко (тенор) катнашында  концерт узачак. Программага ике әсәр кергән: Бела Бартокның оркестр белән скрипка өчен 2 нче Концерты һәм Густав Малерның «Песнь о Земле» әсәре. Икенче скрипка концертын Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры белән Рено Капюсон башкарачак.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры шул ук программа белән 11 гыйнварда Мәскәүдә П. И. Чайковский исемендәге Концерт залында Мәскәү филармониясенең 17 нче абонементы кысаларында чыгыш ясаячак. Әйтергә кирәк,  Дәүләт симфония оркестры -  хәзерге вакытта Мәскәү филармониясендә үз абонементы булган беренче һәм бердәнбер төбәк оркестры.

Киләсе концертлар 2019 елның 16 февралендә һәм 18 мартында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International