2018 елның 21 декабреннән 2019 елның 27 гыйнварына кадәр заманча этносәнгать музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештырган «Интарсия» һәм «Ак йорт» заманча сәнгать арт-проектларында катнашучыларның эшләре тәкъдим ителәчәк.
Музей-тыюлыкның сәнгать проектлары этник юнәлеш белән аерылып тора. Һәр этнос - үз ата-бабаларының күпгасырлык хәтерен саклаучы билгеле бер кыйммәтләрне йөртүче. Күргәзмә төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән танышырга һәм заманча сәнгатьтәге яңа исемнәрне ачарга мөмкинлек бирә.
«Ак йорт» беренче Милләтара проектында (2008 ел) Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Урал рәссамнары катнашты. «Ак йорт» образы Евразиянең күчмә культуралары символына әверелде. 2007 ел ахырында рәссамнарның “Интарсия” иҗат лабораториясе оештырылган иде. Ике проектны этник тема берләштерә, әмма алар башкару техникасы белән аерылып тора.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (85557) 7-89-89.