С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында IV Раштуа фестивале ачыла

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

23 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында IV Раштуа фестивале ачыла. Казанның “Фантазия” джаз-оркестры тамашачылар игътибарына “ Рождественский вояж”  программасын тәкъдим итәчәк. Концертта И. Штраус, И. Дунаевский, Л.Денц, Э.Уэббер, Мийо, Г.Гудвин, Э.Артемьев һ.б. танылган эстрада, джаз һәм классика әсәрләре яңгыраячак.

Казанның “Фантазия” джаз-оркестрына 1977 елда нигез салынган һәм ул зур иҗади юл үткән: фестивальләр, конкурслар, концертлар һәм гастрольләр, күләмле  шәһәр һәм республика чараларында катнашу. 40 ел эчендә оркестр бай репертуар туплаган. Коллектив концертлары һәрвакыт уңышлы уза.

Фестивальгә аккредитацияне zhanna2801@yandex.ru электрон почтасы яки 89274128275 (Жанна Мельникова) телефоны буенча үтәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International