20 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында «Замандаш» клубының танылган архитектура галиме, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов истәлегенә багышланган чираттагы утырышы узачак.
Аның фәнни кызыксыну өлкәсе һәрвакыт ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы һәм теориясе белән бәйле иде. Күп кенә туган якны өйрәнүчеләр һәм яшь тикшеренүчеләр, шәһәр экскурсоводлары һәм үз шәһәрләренә гашыйк гади кешеләр Казанның архитектура һәйкәлләрен нәкъ менә Нияз Халитов хезмәтләре аша өйрәнгән.
Архитектура докторы Нияз Хаҗи улы Халитов татар мирасын пропагандалаган һәм татар халкының зур патриоты булган. Ул әле 1980 нче елларда ук Иске Татар бистәсе мирасының уникальлегенә игътибар иткән.
«Замандаш» клубы утырышында тарихчының дуслары, хезмәттәшләре һәм туганнары, музей хезмәткәрләре һәм архитекторлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм шәһәр экскурсоводлары, студентлар катнашачак.
ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18