М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Мәскәүнең “Гжель” дәүләт академия бию театры коллективы чыгыш ясаячак

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

2018 елның 27 һәм 28 декабрендә М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Мәскәүнең “Гжель” дәүләт академия бию театры коллективы чыгыш ясаячак. Артистлар Казанда «Яңа ел калейдоскобы» дигән бәйрәм программасын тәкъдим итәчәк. Башлану вакыты - 18.00

Концерт программасына коллективның иң яхшы лирик номерлары да, катлаулы бию композицияләре  дә кертелгән. Тамашачылар Россиянең төрле почмаклары буйлап «сәяхәт» кылачак, халык һөнәрләре, традицион кышкы уеннар белән танышачак.

Программада 50 дән артык артист катнаша. Казанда чыгыш ясау өчен махсус 1000нән артык концерт костюмы, шулай ук видеодекорацияләр алып киләчәкләр. Программа 2 бүлектә тәкъдим ителә, антрактта театр фойесында тамашачылар өчен  Яңа ел балы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International