2018 елның 18 декабрендә Актаныш районының Такталачык авылында шагыйрь Гамил Афзал истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды.
Кичәдә Татарстан язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең якташлары катнашты.
Гамил Афзалның туган җире - Актаныш районының Тактачалык авылында танылган якташыбыз хөрмәтенә ел саен фестиваль үткәрелә. Моннан тыш, Актаныш районы хакимияте ТР Язучылар берлеге белән Г.Афзал исемендәге әдәби премия оештырган. Аның беренче лауреаты күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин булды. Татарстан Республикасының әдәби җәмәгатьчелеге Актаныш районы белән берлектә 2011 елдан башлап ел саен сатирикларга премияләр бирә. Быелгы бүләккә журналист-язучы Дамир Гыйсметдин лаек булды.
Халык шагыйре Гамил Афзалны искә алу өчен Актаныш районына Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге татар язучылары делегациясе килде.
Татар шигъриятендә Гамил Афзал, дөрестән дә, уникаль күренеш иде. Ул – нечкә күңелле лирик, шагыйрь-юморист, шигъри сатира остасы да. Гамил Афзалны искә алу кичәсендә чыгыш ясап, күп кенә танылган язучылар аны үзенең әдәби остазы дип атады.
Хәтер кичәсендә катнашу өчен Магнитогорск шәһәреннән Гамил Афзалның дүртенче буын туганнары кайткан иде.