Каюм Насыйри музеенда татар орнаментына багышланган күргәзмә ачыла

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

19 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Каюм Насыйри музеенда Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы белән берлектә әзерләнгән “Татар орнаменты” күргәзмәсе ачыла.

Каюм Насыйри үзенең хезмәтләрендә  татар халкының  күн мозаика сәнгатенә зур мәхәббәте һәм хөрмәте турында язган. Казанның күн һөнәрчелеге чәчәк ату, торгынлык һәм яңарыш чорларын кичергән. Бүгенге көн осталары традицияләрне саклап, борынгы  сәнгатькә яңа сулыш өреп торалар.

2002 елдан башлап Казан сәнгать училищесында күн мозаикасы бүлеге эшли, анда студентлар ТР атказанган рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Җәмилова җитәкчелегендә тирене эшкәртү ысулларын үзләштерә, орнамент традицияләрен өйрәнә, борынгы сәнгатьне үстерү өчен яңа формалар таба.

Заманча күн мозаикасы сәнгате әлеге тегү техникасын,аяк киеменнән тыш, башка эшләнмәләрдә дә уңышлы файдаланырга мөмкинлек бирә.

Күргәзмәдә студентларның 30дан артык эше тәкъдим ителгән: декоратив паннолар, аксессуарлар, кием-салым, мебель предметлары.  Эшләнмәләр формалары, төс гармониясе, көтелмәгән композиция чишелешләре белән аерылып тора. Алар белгечләр тарафыннан югары бәяләнгән, халыкара күргәзмәләрдә һәм конкурсларда уңышлы катнашып киләләр, күпсанлы дипломнар шуны дәлилли.

«Татар орнаменты» күргәзмәсе танылган осталар һәм Казан сәнгать училищесын тәмамлаучы яшьләр  буыннары арасында иҗади диалог булып тора.

Күргәзмәгә килүчеләр күн мозаикасының бизәкләр теленең күпкырлылыгын һәм фәлсәфи тирәнлеген күрә алачак.

Күргәзмә 2019 елның апреленә кадәр эшләячәк.

ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International