Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 30 еллык юбилеена багышланган кичә була

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

22 декабрьдә 16.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Бәйрәм чарасында республика җитәкчелеге, Татарстан һәм күрше төбәк театрларыннан вәкилләр, иҗатташ дуслары катнашуы көтелә.  Кичәдә тамашачылар театрның еллар буе туплаган иҗади палитрасын күрә алачак.

Бәйрәм программасы ике өлештән тора. Беренче өлештә артистлар “Без шундый театр төзербез...” тамашасын тәкъдим итәчәк. Ул театр йөзен билгели торган, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең өзек-цитаталарыннан торачак. Алар арасында “Сак-сок”, “Алмачуар”, “Ут чәчәге”, “Алхимик”, “Супер кияү”, “Артист”, “Җиде кыз”, “Кәҗүл читек”, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” һ.б. спектакльләр бар. Юбилей кичәсенең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Чараның икенче өлешендә театр кунаклардан котлаулар кабул итәчәк. «Без театрыбызның юбилеен югары дәрәҗәдә үткәрергә җыенабыз. Хәзер театрның ребрендингын үткәрәбез, яңа сайт ясыйбыз, фойены яңарту буенча эшләр алып барабыз. Анда артистларыбызның яңа фотоларын урнаштырачакбыз, –  дип сөйләде директор Гүзәл Сәгыйтова. – Без юбилейны театрга якын кешеләр белән җылы, дустанә атмосферада үткәрергә телибез».

Узып баручы  ел театр өчен юбилей һәм башка мөһим вакыйгалар белән аерылып тора. Исегезгә төшерәбез, кариевлыларның күп еллар буе тулы көченә эшләр өчен шартлары булмаган. 1991 елда театр дәүләт статусы ала һәм ул "Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры" дип йөртелә башлый. Шул ук елда театрга Островский урамында урнашкан бина бирелә. Әмма әлеге бинада тамашачылар залы да, сәхнә дә булмый. Актерлар мәктәп, гимназия, балалар йорты һәм авыл мәдәният йортларында чыгыш ясыйлар. 1996 елда Татарстан Президенты М.Шәймиев карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган “Эшчеләр театры” бинасы бирелә. 2015 елда Кариев театры вакытлыча “Әкият” Мәдәният үзәгендә сыеныр урын таба. 2018 елның март азагында Татар яшь тамашачы театры коллективы элек Офицерлар йорты урнашкан яңа бинага күченә.

Сентябрь аенда театр директоры итеп филология фәннәре кандидаты, “Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә тапшыруларны алып баручы Гүзәл Сәгыйтова билгеләнә.

Бүгенге көндә Кариев театры репертуарында 40тан артык спектакль бар. Һәр сезонда театр Татарстан һәм Россия төбәкләре буенча гастрольләргә чыга. Яңа сезонда театр «Ут чәчәге» (режиссер Илфат Камалиев), «Кәҗүл читек» (режиссер Ренат Әюпов), «Лейлә вә Мәҗнүн» (режиссер Ренат Әюпов), «Зөһрә» курчак спектакле (режиссер Ксения Шачнева) премьераларын тәкъдим итте. Якын арада булачак премьера – “Асылкош җыры”  музыкаль әкияте (режиссер Ренат Әюпов). Аны 25 декабрьдә күреп булачак.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында югары квалификацияле хезмәткәрләр,  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артистлары Халидә Сөнгатуллина, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Энҗе һәм Илфат Камалиевлар, Рәмзия Закирҗанова, Фирүзә Зинәтуллина, Илнар Низамиев, Гөлнара Абитова һәм башкалар кебек үз эшенең осталары эшли. 

Кариев театры төрле театраль фестивальләрдә актив катнаша. Ул «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле белән Чуашстанда узган «Әкияти палитра» III Төбәкара милли театрлар фестивалендә җиңү яулады.

Хөрмәтле журналистлар!

Театрның юбилей кичәсенә аккредитация 8952039 (Гелюся Шиһапова) һәм 89372850121 (Лиана Абзалова) телефоннары буенча башкарыла. Көтәбез сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International