15-25 декабрьдә илнең 300дән артык мәйданчыгында 5нче тапкыр “Кыска метражлы кино көне” Бөтенроссия акциясе узачак. Әлеге проект Халыкара кыска метражлы кино көнен бәйрәм итүгә багышланган. Максаты: төрле мәйданчыкларда үзебезнең кыска метражлы фильмнарны таныттыру һәм киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Татарстанда акция 4нче тапкыр үткәрелә. Республика буенча оператор булып «Кино вакыты» дирекциясе тора. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән фильмнар Казанда, Чистайда һәм Лаешта күрсәтеләчәк.
Акция кысаларында Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге күрсәтү өчен 9 программа сайлап алган (5 коммерцияле булмаган һәм 3 коммерцияле һәм бер махсус программа).
Быел «Кыска метражлы кино көне»н оештыру комитеты проектка Россиянең 70 төбәгеннән һәм дөньяның 15 иленнән 300дән артык мәйданчык җәлеп иткән. Алар арасында кинотеатрлар, китапханәләр, мультимедиа үзәкләре, лофтлар, музейлар, мәдәният йортлары, сәүдә үзәкләре, югары уку йортлары, рестораннар һәм фитнес– клублар челтәре, он-лайн мәйданчыклар бар.
Казанда “Кыска метражлы кино көне” 5 мәйданчыкта узачак. Проект 15 декабрьдә В. Аксенов музей-йортында (К. Маркс ур., 55/31) старт алды. Алга таба әлеге тамашалар В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылова, 2а), Казан федераль университеты (Кремль, 35, ауд. 1608), Казан дәүләт мәдәният институты (Оренбург тракты, 3), «Телешко» телевидение мәктәбе (Чистай, 66), шулай ук балалар учреждениеләрендә узачак. Быел акциягә беренче тапкыр Чистай һәм Лаеш кушылды. Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында (К. Маркс ур., 31) тамашачыларга 4 программа тәкъдим ителәчәк.
Киноларга керү ирекле. Якын арада акциягә шулай ук Татарстан Республикасының башка шәһәрләре дә кушылыр дип планлаштырыла.