12 декабрьдә Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге өчен «ЛЕНФИЛЬМ» киностудиясенең киноүзәгендә Татарстан кинематографистлары тарафыннан төшерелгән «Тернистый путь» документаль-биографик фильмының премьерасы булды. Фильм 1935 елда беренче булып ГИТИСта югары режиссерлык театр белеме алган Гомәр Гыймран улы Исмәгыйлевның фаҗигале язмышы турында сөйли.
Фильмны тамашачы бик җылы кабул итте. Аны карагач, төп геройның язмышы, аның профессиональ үсеше, хәрби һәм сугыштан соңгы елларда күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы турында дискуссия булды. Кино төшерү төркеме әгъзалары – режиссер һәм продюсер Леонид Славин, фильм редакторы Диләрә Сафина - фильмның барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Тамашачылар белән очрашуны Санкт – Петербургның иң яхшы журналистларының берсе, югары журналистика мәктәбе профессоры Сергей Ильченко алып барды.
Очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.