18 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Хезмәт семестры – бишлегә: Татарстан студентлар отрядларына 55 ел” дигән күргәзмә ачыла.
Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенә 1950 нче елларда Казахстан җирләрен үзләштерүдә катнашкан студентлар буыны тарафыннан нигез салына.
Республиканың студентлар төзелеш отрядларының туган елы дип 1963 ел санала, ул чакта КИСИ (Казан инженер-төзелеш институты) отрядлары Казахстанның Целиноград өлкәсенә төзелеш эшләренә дип килә. 1966 елда Татария студент төзелеш отрядларының беренче слеты була, 1967 елда беренче студентлар төзелеш отрядлары штабы оештырыла. Нәкъ менә шул вакытта яңа җирләр күрергә, яңа шәһәрләр һәм предприятиеләр төзүдә катнашырга теләкләре булган актив егетләр һәм кызларны берләштергән студентлар отрядлары барлыкка килә.
Күргәзмәдә Татарстан студент отрядлары хәрәкәтенә, командирларына һәм төрле буын вәкилләренә бәйле фоторәсемнәр, документлар һәм шәхси коллекцияләр тәкъдим ителә. Алар арасында – студентлар отрядларының беренче командирлары А. В. Котвицкий, Р. Г. Нәбиуллин, М. А. Рәхимҗанов документлары, штаб начальнигы В. Т. Фетюхин материаллары бар. Комсомол путевкалары, плакатлар, байраклар, курткалар, эмблемалар, значоклар һәм бүләкләр хезмәт энтузиазмы, студентлар отрядлары хәрәкәте традицияләрен һәм символикасын чагылдыралар.
Күргәзмә Татарстанның заманча студентлар хезмәт хәрәкәте эшчәнлегенең төрле юнәлешләре белән таныштыра. Сочидагы Олимпия уеннары, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Ямал-Ненец АО, «Восточный» космодромы, Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендәге «Мирный Атом» АЭС объектлары - заманча студентлар төзелеш отрядлары эшли торган урыннар. «Танеко» нефть эшкәртү заводын, «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара автомагистрален төзү, Зөя утрау-шәһәрен һәм борынгы Болгар шәһәрен торгызу, Казан шәһәренең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә территорияләрне төзекләндерү - болар барысы да яңа буын хезмәт отрядлары катнашында узды.
Ел саен Татарстанның 10 меңнән артык студенты безнең республика территориясендә, Кырымда һәм Краснодар краенда, Камчатка һәм Якутия, Иркутск өлкәсендә эшли.
Күргәзмә ачылышына студентлар хезмәт хәрәкәтенең төрле буын вәкилләре чакырылган.
ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843) 292-89-84