17 декабрь көнне Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Йөрәк тавышы” шигъри проектының финалы уза. Проектның асылы - танылган шагыйрьләр, артистлар, музыкантлар, журналистлар, шигърият сөючеләр башкорт телендә шигырьләр укыйлар. Проектның авторы Наилә Сәфәргулова “Башинформ “ хәбәрчесенә җиңүчегә автомобиль бүләк ителәчәге турында хәбәр итте.
Уфада узган шигъри бәйрәмдә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре – Фәйрүзә Мөслимова, Эльмира Шәрифуллина, Факил Сафин, Рәмис Аймәт, Йолдыз Шәрәпова, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйкова, Гөлнур Корбанова, Рифат Җамал, Роберт Сәләхиев катнаша.