Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм Ислам дөньясы” күргәзмәсе кысаларында түгәрәк өстәл утырышы узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2019 елның 14 декабрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм Ислам дөньясы” күргәзмәсе кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде.

Очрашуның беренче өлешендә Татарстан Республикасында Толстой елына йомгак ясалды. Катнашучылар бөек рус язучысына багышланган ел кысаларында башкарылган эшләре турында сөйләделәр, тәҗрибәләре  белән уртаклаштылар.

Толстой елына йомгак ясаганнан соң, Татарстанда «Лев Толстой һәм Ислам дөньясы» дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессорлары, музей белгечләре бөек шәхеснең  Казандагы еллары, Лев Толстой иҗатында ислам фәлсәфәсен чагылдыру, рус язучысы әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, Толстойның  Россия, Төркия, Һиндстан, Мисырның күренекле мөселман шәхесләре белән хат алышуына  багышладылар.

Гомумән алганда, түгәрәк өстәлдә яңа тикшеренүләр турында хәбәр ителде, булган белемнәрне гомумиләштерү омтылышы ясалды. Чара «Казан Кремле» Ислам мәдәнияте музеенда Лев Николаевич Толстой иҗатын өйрәнүчеләрне бергә туплау ягыннан да әһәмиятле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International