Быел “Әкият” курчак театрында Яңа ел тамашалары 19 декабрьдә башланып 8 гыйнварга кадәр узачак. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау рус һәм татар телендә була. Театрдан хәбәр иткәнчә, балаларны әкият дөньясына сәяхәт көтә икән. Бизәлгән чыршы янында Татарстанның халык артисты Наталия Егорова язган сценарий буенча куелган “Яңа ел феериясе” дигән тамаша тәкъдим ителәчәк. Анда Кыш бабай, Кар кызы, Буратино, Мальвина, Артемон, Шүрәле, Маша һәм Аю, Ниф-Ниф, Наф-Наф һәм Нуф-Нуф кебек персонажлар нәниләрнең күңелен күтәрәчәк.
Спектакльләргә килгәндә, быел тамашачылар “Щелкунчик” (Э.Т.Гофман, Л.Кожевников инсценировкасы), “Солнышко и снежные человечки” (А.Веселов), татар телендә “Кояш һәм кар бөртекләре” (А.Веселов, З.Думави тәрҗемәсе) әкиятләрен карый ала. “Кояш һәм кар бөртекләре” дип аталган спектакль өч көн барачак (23, 25 декабрь һәм 3 гыйнвар көннәрендә).
Тамашалар көн саен, көненә дүрт тапкыр күрсәтелә, 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр барачак (1 гыйнвар - ял көне).
Тамашалар 10.00, 12.30, 15.00, 17.30 сәгатьтә башлана.