2018 елның 20 декабрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Московские казанцы» проектының 4 нче күргәзмәсе ачыла: “Дмитрий Мощевитин (1894-1974). Графика”.
Дмитрий Мощевитин - Казан сәнгать мәктәбен тәмамлаган, безнең шәһәрдә үткәргән еллары аның иҗатына зур йогынты ясаган. Соңыннан рәссамның 50 ел гомере Мәскәүдә узган. Д. П. Мощевитин - рәссам-графика остасы, китап һәм журнал иллюстрацияләре авторы, ул Мәскәүнең алдынгы нәшриятлары һәм журналлары белән хезмәттәшлек итә. Бүген Д.П.Мощевитинның графика әсәрләре Мәскәү, Казан, Омск, Сарапул, Истра музейларында саклана.
Д.П.Мощевитинның Казандагы беренче шәхси күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан һәм оста гаиләсенең архивыннан 80нән артык графика әсәре тәкъдим ителгән. Экспозициягә куяр өчен КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәсе Д.П.Мощевитин тарафыннан бизәлгән китаплар биргән. Күргәзмә рәссамның актерлык сәләтен дә ачып бирәчәк.