18 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә беренче тапкыр “Кинобаттл: Казан-Уфа” проекты кысаларында ике башкаланың скайп – сессиясе узачак. Ике төбәкнең төрле мәйданчыкларында тамашачылар фильмнар караячак, аралаша алачак, төбәк яшь киносының үсеш нокталары темасына дискуссия уздырачак һәм каралган эшләр турында фикер алышачак.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Сезне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
Аккредитация мәҗбүри! Мәгълүматны (ФИО, ММЧ исеме, элемтә өчен телефон) 17 декабрь, 14.00 сәгатькә кадәр kinoproject.kzn@yandex.ru электрон адрес буенча тапшыруыгызны сорыйбыз.