Фестивальнең соңгы кичәсендә Татар филармониясе сәхнәсендә Россиянең халык артисты Александр Филиппенко «Окно, горящее в ночи» моноспектакле белән чыгыш ясаячак.
Моноспектакль XX гасыр шагыйрьләре Б.Пастернак, С.Есенин, Ю.Левитанский, Б.Окуджава, И.Бродский әсәрләреннән тупланган.
Тыңлаучыларга шигъри сүзне Александр Филиппенко җиткерә. Ул – интерпретация, сәнгатьле уку остасы гына түгел, шулай ук авторлык телен тамашачыга үтемле итеп җиткерә белүче дә.
Күп кенә телевизор караучыларга Александр Филиппенко «Мастер һәм Маргарита» экранизацияләрендә Коровьев һәм Азазелло рольләре буенча таныш. Ләкин ул кино һәм сериалларда, спектакльләрдә уйнау белән генә шөгыльләнми, шулай ук поэзия һәм әдәбият белән бәйле төрле проектларда да катнаша.
Аккредитация 89053126758 телефоны (Зимфира Гыйльметдинова) яки press@tatfil.ru электрон адрес буенча уздырыла.