К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Кар бөртеге маҗаралары” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы узачак

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 24 декабреннән башлап 2019 елның 8 гыйнварына кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында креатив балалар өчен мюзикл авторлары - режиссерлар Дмитрий һәм Карина Булычевларның Яңа ел тамашасы узачак. Әлеге проект, һичшиксез, безнең шәһәр тормышында кызыклы сюжетлы          һәм матур костюмлы вакыйга буларак лаеклы урын алачак.

Спектакль 45 минут дәвам итә, чыршы янында интерактив тамаша 25 минутка исәпләнгән. Алар  3 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен тәкъдим ителә. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына яңа ел тамашасына килгән барлык балалар да татлы бүләкләр алачак. Театрда физик мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Күңелле һәм гыйбрәтле музыкаль яңа ел тамашасы сезнең Яңа Ел бәйрәменә тагын да күбрәк могҗиза өстәр! Спектакль башланыр алдыннан, фойеда балалар, һичшиксез, Кыш бабай һәм аның оныгы – Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар белән очрашачак, чыршы тирәли биеп әйләнәчәк.

 “Кар бөртеге маҗаралары” спектакле (реж. Карина Булычева) түбәндәге көннәрдә татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк:

25 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә

26 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә

27 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә

28 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә

29 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә

30 декабрь 2018 – 13:30, 18:00 – рус телендә

2 гыйнвар 2019 — 11.00, 13.30, 18.00 — рус телендә

3 гыйнвар 2019 — 11.00, 13.30 – татар телендә

4 гыйнвар 2019 — 11.00, 13.30 – рус телендә

5 гыйнвар 2019 — 11.00, 13.30 – татар телендә

6 гыйнвар 2019 — 11.00, 13.30 – рус телендә

7 гыйнвар 2019 — 11.00, 13.30 – татар телендә

8 гыйнвар 2019 — 11.00, 13.30 – рус телендә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International