Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры беренче тапкыр Кытайга гастрольләргә китә

2018 елның 14 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры дебюты Яңа ел алдыннан Нанкин шәһәрендә узачак. Өч концерт көне дәвамында оркестр һәм Маэстро бөтен дөньяга билгеле рус композиторы Петр Ильич Чайковский әсәрләрен һәм  Австрия композиторы Иоганн Штраусның «Вальслар Короле» музыкасын башкарачак. Беренче концерт 29 декабрьдә була.

29 декабрьдә Цзянсу провинциясенең дәүләт телевидениесендә Jiangsu Center for the Performing Arts Концерт залыннан турыдан-туры трансляция оештырыла. “Биредә кешеләрне концерт залына өйрәтү тәҗрибәсе кызыклы. Үзенчәлекле архитектура чишелешләре, акустика мөмкинлекләреннән чыгып, минемчә, безгә монда чыгыш ясавы файдалы булачак”, — дип тәэсирләре белән уртаклашты  Александр Сладковский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International