“МЕГАда китапханә” проекты тәмамланды

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Яндекс. Такси тарафыннан МЕГА Казан сәүдә үзәге белән берлектә гамәлгә ашырылган «МЕГАда китапханә» проекты тәмамланды.

Сәүдә үзәгенең  уку өчен уңайлы зонасында китапханә хезмәткәрләре төрле яшьтәге китап укучылар өчен матур әдәбият, сәнгать буенча китаплар, заманча нон-фикшн, татар телендә әдәбият, актуаль журналлар һәм яңа газеталар тәкъдим итте. Гомумән алганда, көн саен яңартылып торган 50дән артык журнал, 12 газета һәм 400  китап тәкъдим ителде.

Әлеге проект кысаларында балалар өчен «Татарча да, русча да укыйбыз»  дигән кычкырып уку оештырылды. Балалар китапханәчеләрне бик кызыксынып тыңладылар һәм карточка-сүзлекләр белән эшләүдә актив катнаштылар.

Уку өчен татар һәм рус халык әкиятләре сайланган иде. Балалар сорауларга җавап бирделәр һәм сүзләрне тәрҗемә иттеләр. Укулар рус һәм татар телләренең сүзлек запасын киңәйтергә ярдәм итә, күзаллауны  киңәйтә. Тәкъдим ителгән әсәрләрне тыңлап, балалар сюжетны истә калдырырга өйрәнделәр, шуның белән хәтерләрен яхшырттылар.

Әлеге проектның максаты - китапны укучыга якынайту, уку өчен һәрвакыт һәм һәркайда мөмкинлекләр булуын искә төшерү. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «МЕГА» сәүдә үзәгендә эшләгән чорында 135 китап укучы билеты рәсмиләштерелгән. Китапханә хезмәткәрләре укыган әкиятләрне 30дан артык бала тыңлаган. 600дән артык кеше киштәләрдә тәкъдим ителгән иң кызыклы һәм актуаль китаплар белән танышкан. 300гә якын кеше яңа  журналлар һәм газеталарны укып чыккан. 

Проект үзенең нәтиҗәлеге белән, кешеләрнең  кызыклы китаплар уку өчен смартфоннарын читкә куярга әзер булуларын исбатлады. Иң мөһиме -китапны дөрес сайлау, ә үз эшләренең чын осталары – Татарстанның баш китапханәсе хезмәткәрләре һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Дөрес сайлап алынган китап кеше йөрәгендә һәрвакыт кайтаваз таба, һәм ул укучыларын беренче биттән үк кызыксындырып китә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International