Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында “Тылсымлы образлар һәм фантазияләр дөньясы” дигән күргәзмә ачылды

2018 елның 14 декабре, җомга

12 декабрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Александр Грековның Уенчыклар музее фондларыннан оештырылган «Тылсымлы образлар һәм фантазияләр дөньясы» күргәзмәсе ачылды. 196 милли киемнәр кигән сувенир курчаклар коллекциясен   Сергиев Посад рәссамы Наталья Корневаның 24 эшеннән торган шәхси күргәзмәсе тулыландырды. Моннан тыш, экспозициядә курчаклар өчен кирәк-яраклар: мебель, савыт-саба һәм төрле аксессуарлар да урын алган. Экспозициянең төп  фикере - кешене реаль көндәлек тормыш турында оныттырып торып, хыяллар, мәхәббәт һәм яктылык дөньясына сәяхәт иттерү.

Ачылу тантанасында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко һәм “Александр Грековның Уенчыклар музее” директоры, сәнгать белгече, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнар берлегенең халык сәнгате комиссиясе әгъзасы Тамара Атюшина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Күргәзмәгә килгәннәр өчен Элина һәм Арина Ханановлар башкаруында «Мы матрешки» җыры музыкаль бүләк булды.

Курчаклар борынгы заманнардан, аларны кулдан ясаган вакыттан алып, билгеле. Химия һәм полимер сәнәгате үсеш алганнан соң, уенчыклар ассортименты кискен артты. Борынгы чорда балчык, таш, агач яки тукымадан ясалган фигураларга билгеле бер мәгънә салынган, аларда яшерен көч булуына ышанганнар. Әмма вакытлар узу белән бу идоллар серле мәгънәсен югалта, нәтиҗәдә, акрынлап уенчыклар гына булып кала, ә талисманнар бизәнү предметларына әйләнә. Безнең көннәрдә җирле сәнгать традицияләрен саклап калган эшләнмәләр шулай ук сувенирлар ролен башкара.

Күргәзмә 2019 елның 8 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85557) 7-89-38

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International