Уфада “Евразия халыклары мәдәнияте, әдәбияты һәм гуманитар фәннәре: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 декабрендә Уфада Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор Г.Б.Хөсәенов тууына 90 ел тулуга һәм Башкортстанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы Р.Т.Бикбаевка 80 ел тулуга багышланган «Евразия халыклары мәдәнияте, әдәбияты һәм гуманитар фәннәре: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» исемле  халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Кич белән Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Равил Бикбаев юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды. Юбилярны котларга мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, хакимият органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре килде. Уфада узган юбилей чараларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International