Россиядә игълан ителгән Театр елы тантаналы рәвештә Ярославль шәһәрендә ачыла

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

13 декабрьдә Ярославльдә Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры сәхнәсендә  Россиядә игълан ителгән Театр елын ачу тантанасы узачак. Чарада илебезнең күренекле театр эшлеклеләре катнаша. Тантана кунакларына сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итәчәк.

Тантана программасында М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры катнаша. Баш хормейстер – Любовь Дразнин, солистлар - Юрий Ившин, Олег Мачин һәм мимика  ансамбле артистлары. Казан делегациясе (иҗади состав белән бергә барлыгы 89 кеше) Ярославльгә репетицияләргә китте инде.

Театр елын ачу тантанасы кысаларында Казан артистлары Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры спектакльләреннән күренешләр тәкъдим итәчәк: М.Мусоргскийның «Борис Годунов» операсыннан пролог, шулай ук П. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсыннан хор. Әлеге спектакльләр өчен костюмнар һәм декорацияләр кичә Ярославльгә җибәрелде.

Тантананың турыдан-туры трансляциясе 13 декабрьдә «Россия-Культура» телеканалында (22.10 сәгатьтә башлана) алып барылачак. Трансляциянең анонсы телеканал сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International