Бөек Новгородта Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестиваль-конкурсы узачак

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2019 елның 13-16 февралендә Бөек Новгородта «Халыкара сәнгать көннәре. Бөек Новгород» исеме астында Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестиваль-конкурсы узачак. Проект чит илләрдә Россия имиджын таныту  һәм халыкара мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Фестивальдә хореография, вокал һәм хорда җырлау, уен коралларында уйнау һәм оркестрлар, оригиналь жанр, халык иҗаты, рәсем һәм фоторәсемнәр буенча иҗат номинацияләре бар, аларда коллективлар һәм аерым башкаручылар катнаша ала. Жюри составына Европаның әйдәп баручы консерваторияләре профессорлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керәчәк. Яшь ягыннан чикләүләр юк, профессионаллар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Барлык катнашучылар да халыкара үрнәктәге дипломнар белән бүләкләнәчәк, иң талантлылар истәлекле билгеләр алачак, шулай ук 2019 елның июлендә Италиядә булачак «Халыкара сәнгать көннәре» фестиваль-конкурсында бушлай катнашу мөмкинлеге алачак.

Фестиваль турында тулырак мәгълүмат www.festivalcontest.net сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International