2018 елның 14 декабрендә 10.00 сәгатьтә "Казан Кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда "Лев Толстой һәм Ислам дөньясы" дигән түгәрәк өстәл узачак. Очрашу шул ук исемдәге күргәзмә кысаларында оештырыла.
Докладларның бер өлеше Толстойның Көнчыгыш һәм Ислам мәдәниятен аңлавына багышлана, икенче өлеше – мөселманнар тарафыннан рус язучысы идеяләрен кабул итүгә багышлана.
Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессорлары, музей белгечләре чыгышлары бөек шәхеснең яшьлегенә, аның иҗатында ислам фәлсәфәсе чагылдырылуына, рус язучысы әсәрләренең татар теленә тәрҗемә ителүенә һ.б. темаларга багышлана.
Түгәрәк өстәл артында аралашу татар һәм рус телләрендә булачак.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: 5678125, 5678152, 89274203425.
Катнашу һәм керү ирекле.