ТР Композиторлар берлеге залында үткәрелгән «Sofia - ensemble» концерт-презентациясе узып баручы 2018 елның иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе булды!

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 10 декабрендә Лобачевский урамында урнашкан Композиторлар йортында, чыннан да, ел вакыйгасы булды – “Sofia-ensemble” исемле яңа профессиональ музыка коллективы барлыкка килде.

«Sofia-ensemble»нең «Wave» («Волна») беренче концерт программасында Казанның иң яшь композиторлары музыкасы яңгырады. Күптән түгел ТР Композиторлар берлегенә кабул ителгән Алсу Сөнгатуллина, Ләйсән Абдуллина һәм Илдар Камалов белән беррәттән, концертта Казан консерваториясенең композиторлык бүлеге чыгарылыш укучылары, аспирантлары, студентлары Инна Хисмәтуллина, Миләүшә Хәйруллина, Байару Такшина, Роман Пархоменко, Елена Шипова һәм Лилия Исхакова да чыгыш ясады.

"Sofia-ensemble» музыкантларының планнары зурдан - Халыкара фестиваль проектларында катнашу, гастрольләр һәм, әлбәттә, Казанның яшьләр аудиториясе өчен актив рәвештә концертлар оештыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International