Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Сигезенче «Филармониада» кичәсе! Аргентина тангосы!

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә Татар филармониясе сәхнәсендә Аргентинадан Клаудио Гонсалес һәм Хулия Уррути пары, Мәскәүдән Solo Tango Orquesta оркестры чыгышлары була!

Аргентина тангосы — зур хезмәт һәм осталык сорый торган, ирекле һәм хисле парлы бию. Биюче парларны күзәтү – мелодрама карау белән бер. Һәр деталь, һәр хәрәкәт партнерларның мөнәсәбәтләрен ачып бирә, кызыклы тарих турында сөйли. Аргентина тангосы — бию, музыка гына түгел, хәрәкәттә чагылыш тапкан хисләр. Бу – ике гашыйк кешенең мәхәббәт, сагыш һәм куанычлар, очрашу һәм аерылышулар тулы дөньясы.

«Филармониада» XI Халыкара сәнгать фестивале кысаларында һәм Халыкара танго көне (11 декабрь) уңаеннан үткәрелә торган чара Аргентина биючеләре һәм оркестр катнашында узачак.

Аргентинадан Клаудио Гонсалес һәм Хулия Уррути – бию конкурслары призерлары, бөтен дөнья буенча чыгыш ясыйлар һәм укыталар.

Solo Tango Orquesta - уңышлы эшләүче Россия коллективы. Ул тангоның туган ягы булган Буэнос-Айрес тамашачыларының да мәхәббәтен яулый алган, бөтен дөнья буенча күпсанлы конкурсларда, шул исәптән Кастельфидардо коммунасында (Италия) узган конкурс-фестивальләрдә җиңүче була. Бу оркестрның Мәскәү залларында үз абонементлары бар, ул дөньяның иң зур фестивальләрендә чыгыш ясый, тамашаларда катнаша һәм әйдәп баручы танго биючеләр белән даими элемтәдә тора.

Аккредитация 89053126758 телефоны (Зимфира Гыйльметдинова) яки press@tatfil.ru электрон адресы буенча үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International